1 ноябрьдә хакимияттә Башкарма комитет җитәкчесе Радмир Беляев рәислегендә Менделеев муниципаль районында коронавирус йогышын таратмау буенча штаб булды.
Районда вакцинация барышы турында җитәкченең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айдар Сәфәргалин сөйләде. Бүгенге көндә районда вакцинация ясарга тиешле халыкның 58,2% ы вакцинацияләнгән. Штабта сәүдә объектлары һәм авыл җирлекләре арасында вакцинацияләүнең түбән процентына игътибар иттеләр, килеп туган хәлнең сәбәпләре турында фикер алыштылар.
Без шәһәр буларак, үз чиратыбызда, барлык шартларны да тудырабыз-вакцина тулы күләмдә бар, поликлиникада өстәмә пунктлар ачылды, табиблар объектларга чыгарга әзер! - дип билгеләп үтте Р. Беляев.
Аннан соң Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Алабуга, Менделеев һәм Әгерҗе районнарындагы территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Ирина Вахонина коронавирус инфекциясе буенча хәлләрнең катлаулануы сәбәпле, чикләү чаралары турында сөйләде. Шулай ук ул эшкуарларга сәүдә объектларында үткәрү системасын оештыру, QR-кодларны тикшерү процессын аңлатты. Бүгенге көндә барлык банкетларны уздыру гамәлдән чыгарылган.
Шулай ук 7 ноябрьгә кадәр барлык мәдәни-күңел ачу чаралары да бетерелгән.
Хокук саклау органнары тарафыннан кисәтү рейдлары үткәрү дәвам итә. Шуңа күрә халыкка да, сәүдә объектлары хуҗаларына да COVID-19дан саклану чараларын һәм барлык шартларны үтәвегезне үтенәм.