1 октябрьдән бөтен Россия буенча көзге чакырылыш старт алды.
Менделеев районында яңа елга кадәр хәрби хезмәткә утыздан артык егет озатачак.
Менделеев егете Вадим Нурмөхәммәтов күптән түгел хезмәт итеп кайтты һәм үзенең тәэсирләре белән уртаклашты.
- РФ Кораллы көчләренең космик гаскәрләрендә 365 көн хезмәт иттем. Призывникларга хезмәтегезнең җиңел үтүен һәм сезгә һәрвакыт уңышлар телим.