Җимлекләр ясау буенча мастер-класс

2021 елның 1 ноябре, дүшәмбе

Көз килү-кечкенә туганнарыбыз турында кайгырту өчен менә дигән сәбәп. 30 октябрь көнне Камай авыл мәдәният йортында җимлекләр ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Балалар җимлекләр ясау өчен материал һәм инструментлар белән таныштылар һәм аны бизәргә мавыгып тотындылар. Нәтиҗәдә, балалар соңыннан кош-кортларны күзәтү һәм ашату өчен бодай һәм икмәк белән тулыландырдылар, аны агачка элделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International