Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, гамәлдәге законнарга кертелгән үзгәрешләр нигезендә, гражданнар аның башка иминләштерүчегә күчүе турында гаризаны (ул ПФР да, гарантияләү системасына керүче НПФ та булырга мөмкин) карауны тыю хокукыннан файдалана алалар, ул, гражданин шәхсән үзе тапшырудан тыш, барлык гаризалар буенча башка ысул белән каралмаячак.
Исегезгә төшерәбез, мәҗбүри пенсия иминияте турында килешү төзү өчен дәүләтнеке булмаган пенсия фонды арадашчыларны җәлеп итүгә тыю билгеләнгән. НПФ мәҗбүри пенсия иминияте кысаларында килешү төзү һәм пенсия тупланмалары акчаларын күчерү мәсьәләләре буенча клиентлар белән турыдан-туры эшләргә тиеш.
Кертелгән үзгәрешләр гражданнарның хокукларын өстәмә рәвештә яклау һәм аларны законсыз күчерүдән саклау өчен юнәлдерелгән.
Сезнең пенсия тупланмаларын кем иминиятләүче булуын дәүләт хезмәтләре порталында яки РПФ сайтында белергә мөмкин. Шунда ук шәхси счетның торышы турында өземтәгә заказ бирергә мөмкин. Анда тупланмалар белән кем идарә итә, шулай ук инвестицияләүдән кергән табыш суммасы күрсәтелгән.