Бүген район хакимиятендә район башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә онлайн режимында иртәнге планерка булды.
ЕДДС хәбәр итүенчә, узган тәүлек эчендә һәлакәтләр булмады.
Район үзәк хастаханәсе хәбәр иткәнчә, район буенча коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә. Кичәге көндә 236 кеше прививка ясаткан. Поликлиникада вакцинация буенча 3 кабинет эшли. Шулай ук кичә коронавирус инфекциясе йоктыруның тагын 1 очрагы да расланды.
Районда эшсезлек дәрәҗәсе тотрыклы булып кала бирә һәм 0,31% ны тәшкил итә.
Шулай ук газ заправкасын ачу мәсьәләсе буенча да фикер алыштылар. Шәһәр буенча "ГРИНТ" ҖЧҖ 21 чүп контейнерын алмаштырачак.