Менделеев районында халыкны коронавирус инфекциясеннән яклау буенча эш дәвам итә

2021 елның 2 ноябре, сишәмбе

Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев шәһәр эшмәкәрләрен чакырып коронавирус инфекциясе буенча чираттагы штаб үткәрде

Бүгенге көндә районда  вакцинация тиешле халыкның 58,2% ы вакцинацияләнгән. Штабта сәүдә объектлары һәм авыл җирлекләре арасында вакцинацияләүнең түбән процентына игътибар иттеләр, килеп туган хәлнең сәбәпләре турында фикер алыштылар.
Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Алабуга, Менделеевск һәм Әгерҗе районнарында территориаль бүлегенең баш белгеч-эксперты Ирина Вахонина коронавирус инфекциясе буенча хәлләрнең катлаулануы сәбәпле чикләү чаралары турында сөйләде. Шулай ук ул эшкуарларга сәүдә объектларында үткәрү системасын оештыру, QR-кодларны тикшерү процессын аңлатты.
Штабта билгеләп үтелгәнчә, барлык мәдәни-күңел ачу чаралары 7 ноябрьгә кадәр бетереләчәк. Шулай ук хокук саклау органнары тарафыннан кисәтү рейдлары дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International