Онлайн режимында иртәнге киңәшмә

2021 елның 3 ноябре, чәршәмбе

Бүген район хакимиятендә район башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә онлайн режимында иртәнге планерка булды.

ЕДДС хәбәр итүенчә,узган тәүлек эчендә Химиклар ур., 5 адресы буенча урнашкан подвалда янгын чыгу турында хәбәр килде.

Район үзәк хастаханәсе хәбәр иткәнчә, район буенча коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә. Кичәге көндә 278 кеше прививка ясаткан, барлыгы 60,7%.  Поликлиникада вакцинация буенча 3 кабинет эшли.

Районда эшсезлек дәрәҗәсе тотрыклы булып кала бирә һәм 0,31% ны тәшкил итә.

Идарәче компания тарафыннан кичә 16 мөрәҗәгать кабул ителгән.

Шулай ук ТКХ өчен түләү җыю, "Безнең ишегалды"программасы буенча кисәтүләрне бетерү турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International