СОЦИАЛЬ ИПОТЕКА

2021 елның 3 ноябре, чәршәмбе

Социаль ипотека – гражданнарның ташламалы категорияләренә дәүләт ярдәме.

Мондый ярдәм түбәндәге төрләрдә күрсәтелә:
1. ипотекага алынган фатир бәясенең бер өлешен компенсацияләү (бала туганда 200 000 сум күчерелә)
2. дәүләттән торак сатып алу түбән процент ставкасы астында (7%)
3. ипотека кредиты буенча процентларның бер өлешен каплау.

«Социаль ипотека» программасында Менделеев  районында яшәүче һәм бюджет өлкәсендә хезмәт эшчәнлеген алып баручы торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган һәркем катнаша ала. 2020 елдан социаль ипотека программасына тулы яшь гаиләләр һәм ялгыз балалар тәрбияләүче, эш урынына карамастан, керергә мөмкин. Бер  әти-әнинең яше 35 яшьтән артмаска тиеш.

Хәзерге вакытта торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ гражданнар дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең шәхси кабинеты аша гариза бирә алалар.

СИ программасы буенча 2 күп фатирлы йорт төзү планлаштырыла, алар янында парк зонасы, тынлы ял итү, балалар белән ял итү зонасы, спорт зонасы төзеләчәк.

Социаль ипотека программасында катнашу өчен барлык сораулар белән түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә аласыз: Менделеев шәһәре, Фомин урамы, 19 йорт, 502 каб. (5 кат)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International