Вакцинация вакытында ике көн бирү буенча эш бирүчеләргә киңәшләр

2021 елның 3 ноябре, чәршәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы эш бирүчеләргә күмәк шартнамәләрдә, локаль норматив актларда коронавирус инфекциясенә (COVID-19) каршы вакцинация узучы хезмәткәрләргә ике түләүле ял көне тәкъдим итүне күздә тотарга тәкъдим итә.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 5 статьясы нигезендә хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу хезмәт законнары (хезмәтне саклау турындагы законнарны да кертеп) һәм хезмәт хокукы нормаларын үз эченә алган башка норматив хокукый актлар, шул исәптән эш бирүченең локаль норматив актлары белән гамәлгә ашырыла. Хезмәт законнары нигезендә эш бирүчегә хезмәткәрләрнең хезмәтен оештыру мәсьәләләрен мөстәкыйль җайга салу өчен киң мөмкинлекләр бирелде.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 8, 22, 41 статьялары нигезләмәләреннән чыгып, югары яисә өстәмә гарантияләр һәм компенсацияләр, шул исәптән коронавирус инфекциясеннән (COVID-19) вакцинация узучы хезмәткәрләргә түләүле ял көннәре бирү буенча өстәмә гарантияләр, эш бирүченең финанс-икътисадый хәлен исәпкә алып, күмәк шартнамә, локаль норматив акт белән билгеләнергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International