Бүген «Зур этнографик диктант» акциясе башланды.
Акция Россиянең күп кенә төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да узачак. Диктант онлайн форматта уза һәм ул Халыклар бердәмлеге көненә багышланган.
2021 елның Зур этнографик диктанты-Россиядә яшәүче халыкларның мәдәнияте белән таныштыра торган халыкара агарту проекты, шулай ук этнокультура грамоталылыгының гомуми дәрәҗәсен бәяләргә мөмкинлек бирә.
Диктантның максаты-киң җәмәгатьчелек игътибарын милләтара тынычлык һәм татулык мәсьәләләренә җәлеп итү. Диктантны сайтта узарга мөмкин Miretno.ru
Акциядә катнашучы сертификатын диктант сорауларына җавап биргән һәркем алачак.