Бүген, 3 ноябрь көнне “Чулпан” балалар бакчасында балалар өчен (тәрбияче Хасанянова Г.М.) халкыбызның иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе –“Сөмбелә” бәйрәме булып узды.
Елның сихри фасылында, көн белән төн тигезләшкән мәлдә, татар халкы Сөмбелә бәйрәмен үткәргән. Балалар тәрбияче Гөлия апалары белән бәйрәмгә көз һәм уңыш турында бик күп шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнгәннәр. Бәйрәмгә кунак булып Хәйләбикә (Яраханова Р.Р.) белән Сөмбелә килделәр. Нәни дуслар“Гөмбә һәм җиләк җыю”, “Тәмен бел”, “Чума үрдәк, чума каз”, “Кәрзинеңдә ниләр бар?” дигән уеннарда бик теләп катнаштылар, табышмакларга җавап таптылар. Үзләренең зирәклекләрен һәм җитезлекләрен күрсәттеләр. Уңыш бәйрәме балаларга бик ошады.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)