Халыклар бердәмлеге көненә багышланган "Спорт белән кем шөгыльләнә-ул көч туплый!" исемле балалар өчен спорт бәйрәме

2021 елның 3 ноябре, чәршәмбе

2021 елның 2 ноябрендә «Батыр» спорт сараеның көрәшләр залында халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Спорт белән шөгыльләнүчеләр  көч туплый!  исемле  чара узды.

Ярышта 1 нче урта мәктәпнең көзге лагерена йөрүче 7 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге балалар катнашты.

Катнашучылар «Азык эзләгәндә», «Сазлык аша уз», «Елан юлы» һ.б. эстафеталарда көч сынашты. Барлык эстафеталар да «Джунгли чакыруы»телепрограммасы үрнәге буенча узды.

Әлеге чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга һәм үсеп килүче организм тормышында физик күнегүләр белән шөгыльләнүнең мөһимлегенә, иң югары максатка ирешү өчен характерның формалашуына юнәлдерелгән иде. Балаларга күнегүләр үткәрү кагыйдәләре һәм аның әһәмияте, шулай ук ГТО комплексы турында мәгълүмат аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International