Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 5 ноябре, җомга

2021 елның 6 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән

- төнлә һәм иртән томан көтелә

төнлә һәм көндез көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16-21 метрга кадәр.

Консультация-кисәтү

метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында

5 ноябрь 18 сәгатьтән  6 ноябрь 18 сәгатькә кадәр.

2021 елның 6 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән 

- төнлә һәм иртән томан көтелә;

төнлә һәм көндез көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16-21 метрга кадәр.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:

Томанда

Әгәр сез, табигатьтә булганда, томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен, чаралар күрергә кирәк.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Автомобильдә томан эчендә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.

 Шуны истә тотарга кирәк, томан ераклыкны яшерә – гадәти дистанцияне арттырырга, тизлекне киметергә кирәк.

Кискен тоткарлыклардан сакланырга, тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк.

Җил көчәйгәндә:

1. Әгәр көчле җил вакытында Сез урамда калсагыз,җир асты кичүе яки подъездларда  яшеренергә киңәш итәбез.  Йорт диварлары янында көчле җилдән качып ятарга кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары егылырга мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

2. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

3. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый-җил белән өзелгән ботаклар да зур куркыныч тудыра ала.

4. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә килү куркыныч.

5. Тәрәзә ватыклары, җил белән кубарылган түбә ватыклары да куркыныч тудырырга мөмкин. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч тагын да арта.

6. Барлык тәрәзәләр  тыгыз ябарга кирәк

7. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк. игътибарлы һәм сак булыгыз!

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International