Камай авыл җирлеге башлыгына яңа автомобиль ачкычларын тапшырдылар

2021 елның 6 ноябре, шимбә

Татарстан Конституциясе көнендә, 6 ноябрьдә, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Муниципаль берәмлекләре өчен конкурста җиңүчеләрне яңа автомобильләр белән бүләкләде.

Шәһәр башлыгы Валерий Чершинцев һәм Камай авыл җирлеге башлыгы Инзилә Галиева яңа автомобиль ачкычлары алдылар.

Камай авыл җирлеге социаль-икътисадый эшчәнлектә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән өчен бүләкләнде.

Быел конкурста барлык муниципаль районнар һәм ике шәһәр округы катнашты. Катнашу өчен барлыгы 200 гариза бирелгән, шуларның 100е җиңүче  дип сайланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International