"Машина йөртүчегз хат" акциясе

2021 елның 8 ноябре, дүшәмбе

Менделеевскида  «Көзге каникуллар» профилактик чарасы кысаларында ЮХИДИ   хезмәткәрләре 3 нче мәктәпнең ЮИД отряды белән берлектә «Шоферга хат»дигән профилактик акция үткәрделәр. Акциядә катнашучылар урамга машина йөртүчеләр өчен листовкалар һәм хатлар белән чыктылар.

Балалар үз хатларында транспорт чараларын йөртүчеләрдән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмауларын, хәрәкәт вакытында телефон аша сөйләшмәүләрен, тизлекне арттырмауларын, руль артында спиртлы эчемлекләр кулланмауларын, һәрвакыт җәяүлене хөрмәт итүләрен сорадылар.

Транспорт чараларын йөртүчеләр балаларның гозерен аңлап, битараф булмадылар,  юлларда игътибарлы булырга һәм, әлбәттә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә сүз бирделәр. Шулай ук машина йөртүчеләргә яктылыкны кире кайтаручы жилетлар бүләк ителде, машина йөртүчеләрнең тукталыш вакытында аларны кияргә тиешлеген искә төшерделәр.

Акция балаларга юлда куркынычсызлыкны тәэмин итү проблемаларын аңлауда һәм хәл итүдә үз әһәмиятен тоярга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә кирәклеге турында искәртергә мөмкинлек бирде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International