Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының кече һәм урта эшкуарлык комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина рәислегендәге эшче төркем утырышы барышында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасында социаль газлаштыру программасын гамәлгә ашыруның агымдагы нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.
Шуңа күрә муниципалитетларның, барлык дәрәҗәдәге хакимиятләрнең һәм актив халыкның тырышлыгын берләштерергә, татарстанлылар файдасына авылларны газлаштыру мөмкинлекләрен максималь рәвештә нәтиҗәле файдалану өчен өстәмә мәгълүмати эш алып барырга кирәк», – дип билгеләп үтте Когогина.