Башкарма комитетның аппарат киңәшмәсе

2021 елның 8 ноябре, дүшәмбе

Бүген хакимияттә Башкарма комитет җитәкчесе Радмир Беляев рәислегендә аппарат киңәшмәсе узды.

Сорауларның зур өлеше санкцияләнмәгән граффити белән көрәшкә, "Инцидент-менеджмент" һәм "Халык контроле" системаларында гражданнар мөрәҗәгатьләренә, шәһәрне Яңа елны бәйрәм итүгә әзерләүгә, демография буенча муниципаль программа планын эшләүгә багышланды.

Киңәшмәдә балалар туганда бүләк җыелмалары тапшырырга тәкъдим ителде, шулай ук торак алу мөмкинлеге һәм гаилә хәзинәләрен арттыру өчен чаралар турында фикер алыштылар. Радмир Беляев 2022 елны «Гаилә хәзинзләре елы»дип игълан итәргә тәкъдим итте.

"Халык контроле" һәм "Инцидент-менеджмент"системасына кергән мөрәҗәгатьләрне оператив һәм сыйфатлы эшкәртү буенча актив эш дәвам итә.

АТИ бүлегенең нәтиҗәле һәм актив эше алып бару бурычы куелды. Радмир Беляев билгеләп үткәнчә, безнең бурыч – шәһәрне тәртипкә китерү, санкцияләнмәгән граффитларны чистарту һәм шәһәрнең төрле объектларының тышкы кыяфәтен торгызу. Шәһәрдә барлык киоскларга инвентаризация үткәрергә, шәһәр аша зур йөк машиналары йөрүне тыюны дәвам итәргә карар кылынды.

Шулай ук шәһәрдә транспортка ихтыяҗны да карадылар. Билгеләп үтелгәнчә, транспорт белән ташу буенча эшне көчәйтергә кирәк. Балаларның максималь иминлеге өчен мәктәп автобуслары автопаркын яңартырга, шулай ук шәһәр буенча чүп контейнерларына инвентаризация үткәрергә кирәклеге әйтелде, 21 контейнер алмаштырылды. Шундый ук эш авыл җирлекләрендә дә дәвам итәчәк.

Аннары шәһәрне Яңа елга әзерләү процессы турында фикер алыштылар. «Ушковские острова» паркында тимераякларны прокатка алу, киенү һәм кайнар эчемлекләр сату урыны булган ачык һавада боз шугалагы ачу планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International