8 ноябрьдә хакимияттә Башкарма комитет җитәкчесе Радмир Беляев җитәкчелегендә Менделеев муниципаль районында коронавирус йогышын таратмау буенча штаб булды.
Районда вакцинация барышы турында җитәкченең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айдар Сәфәргалин сөйләде. Бүгенге көндә районда халыкка вакцинация ясарга тиешленең 63,6% ы вакцинацияләнгән. Учреждениеләр, авыл җирлекләре киселешендә вакцинация барышы каралды. Радмир Беляев COVID-19дан вакцинация ясау өчен авылларда фельдшерларның өйләргә барып ясауны активлаштыру бурычын куйды.
Балалар катнашында мәдәни чаралар үткәрү бер атнага тыела. Балигъ булмаганнар өчен чаралар бары тик QR-кодлар һәм барлык саклану чараларын үтәү белән генә үткәреләчәк.
Штабта билгеләп үтелгәнчә, 60+халыкны вакцинацияләүне көчәйтергә кирәк. Моның өчен ТҖҮ рәисләре үз территорияләрендә провакциягә карамаган һәр өлкән яшьтәге кеше белән эш алып барырга дигән карар кабул ителде.
Полиция башлыгы урынбасары (җәмәгать тәртибен саклау буенча) Василий Симков хәбәр итүенчә, бер атна эчендә 25 беркетмә төзелгән, шуларның берсе-юр. битлек режимын үтәмәү һәм QR-кодлар булмау өчен зат. Рейдлар дәвам итә.