Менделеев районында клиент хезмәте мәгълүматлары буенча (бүлек хокукларында) бүгенге көндә районда 7730 граждан иминият пенсияләрен ала, бу пенсионерларның гомуми санының 90% ын тәшкил итә (8573 кеше).
Исегезгә төшерәбез, картлык буенча иминият пенсиясен билгеләү өчен бер үк вакытта берничә шартны үтәү зарур:
· билгеләнгән пенсия яшенә ирешү;
* кирәкле стаж булу;
· пенсия коэффициентларының билгеле бер саны.
2021 елда иминият пенсиясенә 1965 елның беренче ярты еллыгында туган хатын-кызлар – 56,5, яшендә ә 1960 елның беренче яртыеллыгында туган ир-атлар-61,5 яшендә ия
Үз чиратында, пенсия коэфффициентларының саны эш бирүче тарафыннан хезмәткәр өчен күчерелгән иминият взнослары суммасына турыдан-туры бәйле: рәсми хезмәт хакы югарырак булган саен, эш бирүче булачак пенсиягә взносларны күбрәк күчерә.
Узган ел иминият пенсиясенә хокук алу өчен кимендә 11 ел стаж һәм 18,6 пенсия коэффициенты кирәк булса, 2021 елда – 12 ел стаж һәм 21 пенсия коэффициенты булырга тиеш. Ел саен стажлар һәм пенсия коэффициентлары арта, әлегә 15 елга һәм 30 коэффициентка тигез булачак.
Исегезгә төшерәбез, булган пенсия коэффициентларының саны турында РПФ сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында, шулай ук РПФның мобиль кушымтасында белергә мөмкин.