Кикбоксинг буенча ТР чемпионаты һәм Беренчелеге

2021 елның 9 ноябре, сишәмбе

4 ноябрьдән 6 ноябрьгә кадәр Түбән Кама шәһәрендә кикбоксинг буенча «лайт-контакт»дисциплинасында Татарстан Республикасы Чемпионаты һәм Беренчелеге узды.

Ярышларда Бәтке, Яр Чаллы, Түбән Кама, Нурлат, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск шәһәрләреннән спортчылар катнашты.

Безнең шәһәр данын тренер Немтырев О. В. җитәкчелегендә «Батыр» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яклады.

Көрәш нәтиҗәләре буенча Фәрхетдинова Мәрьям 2 урынны яулады

Барлык катнашучылар да грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International