Ана капиталыннан балалар бакчасына түләү өчен-минимум мәгълүмат

2021 елның 9 ноябре, сишәмбе

Менделеев районында барлык балалар бакчалары Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге белән мәгълүмати алмашуга керде. Димәк, хәзер ата-аналарга ана капиталы акчаларыннан балалар бакчасы хезмәтләре өчен түләү җиңелрәк булачак/

Элек ана капиталын мәктәпкәчә белем бирүгә күчергән гаиләләргә Пенсия фондының клиентлар хезмәтенә уку йортыннан түләүле белем бирү хезмәтләре күрсәтү турында килешү тапшырырга кирәк иде.
Хәзер ата-аналарга ана капиталы акчаларын файдалану турында гариза бирү дә җитә, анда мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең исемен, аның белән төзелгән шартнамәнең номерын һәм датасын, шулай ук банк реквизитларын күрсәтергә кирәк. Калган мәгълүматларны Пенсия фонды мөстәкыйль рәвештә соратып ала.

Коронавирус инфекциясе таралу шартларында РПФ бүлекчәләре гражданнарны алдан язылу буенча кабул итүне дәвам итә. Моның белән бәйле рәвештә, мондый гаризаны «МСК акчалары белән эш итү турында» сервисы аша РПФ сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында рәсмиләштерү җиңелрәк, бу очракта Пенсия фондының клиент хезмәтенә бару кирәк булмаячак. Әгәр баланың дәүләт хезмәтләре порталында хисап язмасы юк икән, гаризаны, алдан белгечкә кабул итүгә язылып, фондның клиент хезмәтендә бирергә мөмкин.

Ана капиталы акчаларын балалар бакчасы хезмәтләре өчен түләүгә сертификат алу хокукын биргән баланың туган көненнән теләсә кайсы вакытта җибәрергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International