Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнур Фәрухшин һәм районның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре белән киңәшмә үткәрде.
Очрашу кысаларында һәр хуҗалыкның проблемалы мәсьәләләрен карадылар. Бүгенге көндә Менделеев фермерларын, нигездә, җир мәсьәләләре, үләт базлары, биотермик чокырларның генплан мәсьләләре, шулай ук газлаштыру, үсеш, авыл хуҗалыгы объектларын төзү, җирләрне эшкәртү, таналарны субсидияләү буенча муниципаль программа эшләү буенча төрле грантларда һәм программаларда катнашу мәсьәләләре дә күтәрелде. Радмир Беляев муниципаль-шәхси партнерлык мәсьәләсен карау бурычын куйды. Бүгенге көндә безнең районда 63 авыл хуҗалыгы оешмасы эшчәнлек алып бара. Агымдагы елның 3 нче кварталында продукция-6987 мең сум, эре мөгезле терлекләр саны 5144 баш тәшкил итә.