Бүген район хакимиятендә район башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә онлайн режимында иртәнге планерка булды.
Киңәшмә башында мәгариф идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Алексей Александровны тәкъдим иттеләр.
Район үзәк хастаханәсе хәбәр иткәнчә, район буенча коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә. Кичә 351 кеше прививка ясаткан. Поликлиникада вакцинация буенча 3 кабинет эшли, шулай ук пункт "Юность"район мәдәният йортында эшли. ВПН 2020 (Бөтенроссия халык исәбен алу) буенча халыкның 97% катнашкан.