9 нчы ноябрьдә Башкарма комитет җитәкчесе Радмир Беляев Алабуга музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзада Руденко, музей директоры Константин Макаров һәм башка җаваплы затлар белән бергә музейны үстерү идеяләре турында фикер алыштылар.
Очрашуда бинаның тышкы кыяфәте, музей һәм башка объектлар белән комплекста парк территориясен үстерү, музейның мөмкин булган экспозиция планы һәм аның концепциясе турында сүз барды.
Идеяләрнең берсе булып сигнал башнясын торгызу, анда күзәтү мәйданчыгын төзү, районда, республикада һәм, гомумән, илдә сәнәгать үсеше турында тематик мәйданчык оештыру, балалар һәм өлкәннәр өчен төрле квестлар һәм интерактивлар үткәрү иде.
Безнең тарих гаять бай һәм кызыклы! Шуңа күрә музейдагы барлык тематик мәйданчыкларның идеяләре Менделеев районының төрле уникаль тарихи фактларына һәм, әлбәттә, бөек галим Дмитрий Иванович Менделеев исеменә һәм сәүдәгәрләр династиясенә нигезләнәчәк. Музейны шәһәребезнең үзенә тартып торучы нокталарының берсе итеп ясыйк! - дип билгеләп үтте Р. Беляев.
2022 елда музейны капиталь ремонтлау планлаштырыла.