Менделеевскида элеккеге бала тудыру йортының бинасын сүтү эшләре башланды

2021 елның 10 ноябре, чәршәмбе

Бу урында якын арада ТР Дәүләт торак фонды программасы буенча ике яңа ун катлы йорт төзү эшләре башланачак.

2019 елның ноябрендә үк әлеге бинаны сүтәргә ниятләгәннәр иде. Әмма корылманың Дәүләт торак фонды, ә җир — муниципалитет булуы аркасында бәхәсләр килеп чыкты. Менделеев хакимияте ТР Президентына әлеге мәсьәләне хәл итү өчен мөрәҗәгать итте. Шуннан соң иске бала тудыру йорты бинасы муниципалитетка бушлай тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International