Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте искәртеп узганча, бүгенге көндә безгә гадәтләнгән грипп вирусыннан тыш, парагрипп вирусы да еш очрый
Парагрипп-сулыш юллары, нигездә бугаз ялкынсыну белән характерлана торган кискен респиратор вирус инфекциясе.
Инфекцияне кузгатучы-кеше парагриппы вируслары, алар арасында дүрт типтагы вируслар бар. Аларның һәрберсенең үз үзенчәлекләре һәм берничә тарату төрләре бар.Парагрипп вирусының барлык төрләре сулыш юлларының кискен йогышын китереп чыгарырга мөмкин, барыннан да бигрәк – көчле ларингит – тавыш карлыгу һәм коры ютәлле бугаз ялкынсынуы.
Теләсә кайсы яшьтәге кеше теләсә кайсы типтагы парагрипп вирусын йоктыра ала. Парагрипп билгеләре башка кискен респиратор вирус инфекцияләренең симптомнарына охшаш. Парагрипп вирусы белән йогышланган сәламәт кешеләрнең күбесе махсус дәваланудан башка терелә, еш кына инфекция җиңел формада уза. Шуңа да карамастан, көчсезләнгән иммун системасы булган кеше тормыш өчен куркыныч өзлегүләр (беренче чиратта, пневмония) арту куркынычын дәвам итә.. Алардан үлем очраклары сирәк теркәлә.
Парагрипп вирусларының барлык дүрт төре белән китереп чыгарылган инфекциянең гомуми билгеләре калган кискен респиратор вирус инфекцияләренең симптомнары белән охшаш:
· бизгәк, кагыйдә буларак, температура 38°С югары түгел
· хәлсезлек;
· ютәл;
· күкрәк; өлкәсендә авырту
·тамак авырту;
· авыр сулыш.
Балаларда авыру олыларныкына караганда авыррак уза.
Ешрак парагрипп симптомнары сәламәт өлкәннәр өчен куркыныч түгел. Әмма тавыш карлыгу һәм коры ютәл, әгәр дә дәвалау, вакытында булса 2 атнада узачак