Әлфия Когогина: Безнең инициатива 50 млн. тирәсе транспорт чарасы хуҗалары тәкъдимнәреннән туды

2021 елның 10 ноябре, чәршәмбе

Дәүләт Думасы физик затларга караган транспорт чаралары өчен мәҗбүри техник карауны гамәлдән чыгаруны тәкъдим итүче закон проектын карады һәм беренче укылышта кабул итте

Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: "Безнең инициатива 50 миллионлап транспорт чарасы хуҗалары тәкъдимнәреннән туган. Өстәвенә, автобуслар, йөк машиналары һәм такси йөртүдә катнашучылар өчен берни дә үзгәрмәячәк - пассажирларның һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеге максатларында алар киләчәктә дә техник карау үтәргә тиеш булачак".

Федераль закон проекты шәхси автомобиль һәм мотоцикл хуҗалары бары тик дүрт елдан өлкәнрәк машина, шул исәптән җитештерү елын да кертеп, исәпкә куелганда гына техник караулар узарга тиеш булачак, дип фаразлый. Калган очраклар өчен техник карау мәҗбүри процедура буларак гамәлдән чыгарыла. Гамәлдәге закон нигезендә, транспортның техник торышы өчен җаваплылык хуҗага йөкләнә, ә төзек булмаган автомобильләрне эксплуатацияләү тыела. Машина йөртүче чыгу алдыннан транспорт чарасын тикшерергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International