Татарстан Росреестрында кадастр инженеры хезмәтләренә мөрәҗәгать итү зарурлыгы туган очракта, гражданнарга нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләделәр.
Исегезгә төшерәбез, кадастр инженеры күчемсез милекне рәсмиләштергәндә, мәсәлән, объектны кадастр исәбенә кую яки, киресенчә, аны исәптән төшерү өчен, шулай ук үзгәрешләрне исәпкә алу өчен (мәсәлән, бина мәйданын үзгәртү) кирәк булган техник документацияне (ызанлау яки техник план, тикшерү акты) әзерли. Кадастр эшләрен үткәрү вакытында белгеч җир кишәрлекләре һәм капиталь төзелеш объектлары чикләрен билгели (координаталар күрсәтә) һәм махсус җиһазлар ярдәмендә күчемсез милек объектларына характеристика бирә.
"Кадастр инженерының Татарстан Росреестры хезмәткәре түгел дип күпләр ялгыш уйлый. Ул, килешү нигезендә, шәхси эшмәкәр яки юридик зат хезмәткәре буларак, хезмәт күрсәтә. Шул ук вакытта кадастр инженеры, һичшиксез, үзен – үзе җайга салучы оешма әгъзасы булырга тиеш. Без исә, дәүләт органы буларак, үз-үзен көйләүче оешмалар эшенә дәүләт күзәтчелеген алып барабыз, - дип аңлата Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин.
Татарстан Росреестры гражданнарга кадастр эшләрен башкаруга килешү төзергә, кадастр инженерлары рейтингы белән ведомство сайтында танышырга тәкъдим итә rosreestr.tatarstan.ru «кадастр инженерын сайлау – эшчәнлек " өстәмә битендә. Министрлыкның җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 22 671 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Ул ай саен яңартыла