Электрон хезмәт кенәгәсеннән мәгълүмат алу

2021 елның 11 ноябре, пәнҗешәмбе

Шәхси (персонификацияләнгән) исәпкә алу системасында теркәлгән гражданнар хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматларны электрон рәвештә дә, кәгазьдә дә ала алалар.

Хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларны Пенсия фонды сайтында һәм дәүләт хезмәтләре порталында Шәхси кабинет аша алырга мөмкин.

Кәгазьдә:

- эш бирүче (соңгы эш урыны буенча);
- РПФның клиентлар хезмәтендә (алдан язылу буенча);

- күпфункцияле үзәк (КФҮ).
Россия Пенсия фонды һәм КФҮ органнары тарафыннан хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларны бирү хезмәте яшәү яки эш урынына бәйсез рәвештә   рәвештә башкарыла.

РПФның территориаль органында теркәлгән зат тарафыннан хезмәт эшчәнлеге турында белешмәләр алу өчен түбәндәге документлар тапшырыла::

- аның шәхси лицевой счетындагы хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат бирү турында запрос;
- шәхесне раслаучы документ.
 

Игътибар итегез, хезмәт кенәгәсенең электрон версиясендә мәгълүматлар 2020 елдан бирле гына теркәлә. Шуңа бәйле рәвештә кәгазь хезмәт кенәгәсен сакларга кирәк, чөнки ул 2020 елга кадәр хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат чыганагы булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International