COVID-19 авыру белән эшләгән медикларның ташламалы пенсия стажы ике тапкыр исәпкә алына

2021 елның 11 ноябре, пәнҗешәмбе

Гамәлдәге законнар нигезендә картлык буенча иминият пенсиясен вакытыннан алда билгеләү хокукы авыл җирендә һәм шәһәр тибындагы бистәләрдә халыкның сәламәтлеген саклау буенча 25 елдан да ким булмаган дәвалау һәм башка эшчәнлек алып баручы затларга яисә эшчәнлеге 30 елдан да ким булмаган шәһәрләрдә, авыл җирендә һәм шәһәр тибындагы бистәләрдә,яшәүчеләргә аларның яшенә бәйсез рәвештә бирелә.

Иминият стажын исәпләгәндә, медицина хезмәткәрләренең эш чоры эш бирүче тәкъдим иткән индивидуаль (персонификацияләнгән) исәпкә алу белешмәләре нигезендә раслана. Күрсәтелгән шартларда эшләү чоры «ВИРУС»коды белән индивидуаль (персонификацияләнгән) исәпкә алу белешмәләрендә чагылдырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International