Бүген Башкарма комитет җитәкчесе Радмир Беляев "ГИСУ" директоры урынбасары Вәли Нәҗмиев, проект һәм подрядчы оешма вәкилләре, район үзәк хастаханәсе, инвестицион һәм инфраструктура үсеше идарәсе һәм хезмәт күрсәтүче оешмалар җитәкчеләре белән берлектә эшлекле киңәшмә үткәрделәр һәм төзекләндерелгән бинаны карадылар.
Делегация керү төркемнәрен, коридорларны, дәвалау кабинетларын карап чыкты.
Очрашуда төп игътибар башкарылган эшләр буенча кисәтүләрне һәм җитешсезлекләрне бетерү мәсьәләлщре каралды, аларны төзелеш оешмасы киләсе атна ахырына кадәр бетерергә тиеш. Кайбер кабинетларда өстәмә батареялар урнаштыру кирәклеге әйтелде. Шулай ук барлык кирәкле медицина җиһазлары һәм башка җиһазлар кирщк яракларын урнаштырырга кирәк..