Тойгуҗа авылы китапханәсендә Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан ”Халыклар бердәмлеге - илнең ныклыгы” һәм ”Туган телем – иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем “ дип исемләнгән күргәзмә - күзәтү оештырылды.
Китапханәче китап сөючеләрне күргәзмә әсбаплары белән таныштырды. Тойгуҗа авылында яшәүче күпчелек милләт вәкилләре: татар, рус, удмурт халкының милли йолалары турында, милли ризыклары, киемнәре турында сөйләштеләр. Күргәзмәне караучылар курчакларны милли киемгә киендереп, кайсы милләт икәнлеген дә бик дөрес билгеләделәр.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)