Менделеев районы прокуратурасы «Абалач» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшчәнлегендә хезмәт законнары таләпләрен үтәүне тикшерде.
Предприятиенең 10 хезмәткәренә 2021 елның октябрендә хезмәт хакы түләнмәгән. Бурыч 210 мең сумнан артып киткән.
Предприятие хезмәткәрләренең хезмәт хокукларын торгызу һәм хезмәт хакы буенча бурычларны мәҗбүри түләттерү максатларында прокуратура җәмәгать судына суд приказлары бирү турында гариза юллады. Гаризалар суд тарафыннан каралды һәм канәгатьләндерелде.
Күзәтчелек ведомствосы катнашканнан соң, хезмәткәрләр алдында хезмәт хакы буенча бурыч тулы күләмдә түләнгән.