Менделеев районы прокуратурасы юл хәрәкәте иминлеге турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.
Җирле ике кешенең наркотик матдәләр куллануга бәйле рәвештә район хастаханәсендә диспансер исәбендә торуы ачыкланды. Шул ук вакытта алар машина йөртү таныклыгына ия.
Прокуратура күрсәтелгән гражданнарның транспорт чаралары белән идарә итү хокукларының гамәлдә булуын туктату турындагы дәгъвалар белән судка мөрәҗәгать итте.
Дәгъва гаризалары карау стадиясендә.