Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көне

2021 елның 12 ноябре, җомга

Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көне кысаларында 11 ноябрь көнне Камай авыл мәдәният йортында мәгълүмат сәгате узды.

Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көне 1977 елда Америка онкология җәмгыяте инициативасы белән барлыкка килде. Әңгәмә барышында тәмәке тартуга каршы көрәшнең кискен проблемалары турында сүз барды. Балалар начар һәм яхшы гадәтләр турында сөйләштеләр,никотинга бәйлелек зыянының төп сәбәпләрен ачыкладылар, тәмәке тартучы кешене нинди характеристикалар буенча ачыкларга булуын белделәр. Балалар үзләре өчен билгеле бер нәтиҗәләр ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International