Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ннән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2021 елның 14 нче ноябре 18 сәгатьтән. 15 ноябре 9.00 сәгатькә кадәр
2021 елның 15 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә:
көндез урыны белән кыска вакытлы буран көтелә, күз күреме 1-2 километрга кадәр начарлана;
- төнлә һәм көндез юлларда бозлавык.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:
Көчле буран вакытында нәрсә эшләргә:
Бары тик аерым очракларда гына биналардан чыгасыз. Ялгыз чыгу тыела. Гаилә әгъзаларына яки күршеләргә, кая баруыгыз һәм кайчан кайтуыгыз турында хәбәр итегез. Автомобильдә зур юллар һәм шосселар буенча гына хәрәкәт итәргә була. Машинадан чыкканда аннан күренеп торудан читкә китмәгез. Юлда тукталып, өзек-өзек тавыш белән сигнал бирегез, капотны күтәрегез яки антеннага якты тукыма элегез, автомобильдә утырып ярдәм көтегез. Шул ук вакытта вентиляцияне тәэмин итү һәм угар газы белән агулануны булдырмау өчен пыяланы ачып моторны кабызып калдырырга мөмкин. Әгәр дә сез торак пункттан читтә җәяү йөргәндә ориентацияне югалтсагыз, беренче эләккән йортка керегез, урнашу урынын ачыклагыз һәм, мөмкин булганча, буран беткәнен көтеп калыгыз. Игътибарлы һәм сак булыгыз !
Көчле буран вакытыннан соң нәрсә эшләргә?
Көчле буранр шартларында сез бинада ябылып калсагыз, тыныч кына мөстәкыйль рәвештә (булган корал һәм кул астындагы әйберләрдән файдаланып) чыгу мөмкинлеге юкмы икәнлеген ачыклагыз. Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсенә яки торак пункт администрациясенә хәбәр итегез. Әгәр карны мөстәкыйль рәвештә чистартып бклмый икән, коткару бүлекчәләре белән элемтә урнаштырырга тырышыгыз. Радиотрансляцион приемникны (телевизор) кабызыгыз һәм җирле хакимият күрсәтмәләрен үтәгез. Җылылыкны саклау һәм азык-төлек запасларын экономияле тоту буенча чаралар күрегез.
Йөртүчеләргә
Машина йөртүчеләргә, бигрәк тә ерак араларга барырга ниятләүчеләргә үз автомобильләренең техник торышына аерым игътибар бирергә кирәк. Якындагы тәүлекләрдә һава торышы фаразын сәфәр вакытына карап алдан белешегез . Елның салкын вакытында автомобильнең җылылык изоляциясе турында алдан кайгыртырга кирәк. Сәфәр алдыннан двигательне, аккумуляторны тикшерегез, ягулыкны тутырыгыз, запас алыгыз. Тикшерелмәгән автозаправка станцияләреннән ягулык алмау кулайрак, чөнки сыйфатсыз ягулык явыз шаяртырга мөмкин. Алдан ук җылы әйберләр һәм азык-төлек белән запасланырга кирәк, кәрәзле телефон өчен зарядка җайланмасы онытмагыз.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.