14 нче ноябрь- шикәр диабеты авырулары белән көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Песәй мәдәният йортында «Диабет хөкем түгел, ә яшәү рәвеше» дигән темага сәламәтлек сәгате уздырылды. Кызганычка каршы бу чир белән авыручыларның саны көннән- көн арта һәм балалар арасында да күзәтелә. Авылыбыз фельдшеры Әлфия Кабирова бу турыда җентекләп сөйләде. Сәламәт яшәү өчен кирәк булган барлык чаралар турында да таныштырды.