Әниләр көне уңаеннан 13 нче ноябрь көнне Татар Чаллысы мәдәният йортында "Минем әнием барысыннан да яхшырак"дип исемләнгән рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды. Әни-һәрберебез өчен иң җылы, иң туган, иң назлы сүз. Әнинең безнең тормышта иң төп кеше булуы гаҗәп түгел. Сез дә әниләрегезгә бәйрәмгә сюрпризлар һәм бүләкләр әзерләргә онытмагыз!