Хоккей буенча ТР беренчелегенең календарь матчы

2021 елның 15 ноябре, дүшәмбе

Узган ял көннәрендә 2021 елның 13 ноябрендә хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең үз кырларындагы календарь матчында Менделеевск шәһәренең «Лигры» – Арча шәһәренең «Арча» командалары очрашты. Үткәрелгән матч нәтиҗәсендә «Лигры» командасы 9:5 исәбе белән җиңү яулады. Тренеры  Надыйров И. Р.

2021 елның 14 ноябрендә Кукмара шәһәрендә узган күчмә уеннарда 2008 елгы «Айсберг» командасы «Ягуар» командасы аренасы хуҗаларыннан 6:4 исәбе белән җиңелде. Тренеры Баһаветдинов М. М.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International