"Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре-2021" конкурсында Менделеевскидан Эльмира Досманова җиңүче булды

2021 елның 15 ноябре, дүшәмбе

Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстанның иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре» конкурсында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.Быел конкурста 26 дәүләт органыннан 50 дәүләт хезмәткәре катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча 12 дәүләт хезмәткәре дипломнар белән бүләкләнде. Җиңүчеләр арасында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы контроль-инспекция бүлеге консультанты Эльмира Досманова да бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International