12 нче ноябрь көнне Менделеевск районы Камай төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Перекресток»профилактик чарасы узды

2021 елның 15 ноябре, дүшәмбе

Катнашучылар ике командага бүленделәр һәм станцияләр буенча биремнәр үтәргә киттеләр. Барлык балалар да актив катнаштылар, уңай эмоцияләр алдылар.

Чараның максатлары һәм бурычларына ирешелде, укучылар юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр һәм ныгыттылар. Чарада шулай ук мәктәпкәчә төркем дә катнашты, алар «Светофор»җырын җырлап, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә кирәклеге турында искәрттеләр.

Чара ахырында Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы, полиция капитаны Алгуатов К.Р. укучылар алдында юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен онытмаска, юлга чыкмаска,  шулай ук тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кире кайтаручы элементларны йөртергә, автомобильдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә, иминлек каешларын эләктерергә   кирәклеген искә төшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International