2021 нче елның 12 нче ноябрендә Түбән Кама шәһәренең «Кама Артекы» балалар һәм яшүсмерләрнең сәламәтләнүен, ялын һәм мәшгульлеген оештыру үзәгендә Яшь хәрәкәт инспекторларының беренче республика форумы булып узды. Форум Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе һәм «юл хәрәкәте иминлеге»ДБУ тарафыннан оештырылды. Чарада Татарстан Республикасының барлык районнарыннан һәм муниципаль берәмлекләреннән 90 бала һәм 45 педагог катнашты.
Менделеевск районын 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең ЮИД отряды укучылары Богачев Роман Руслан улы, Кәримова Дарина Эдуард кызы һәм аларның җитәкчесе Мирзоева Фотима Хушвахт кызы тәкъдим иттеләр.
Форум барышында балалар төрле мастер-классларда катнаштылар, видео төшерделәр, имбир юл билгесе ясадылар, шулай ук илнең башка регионнарына юидицияле яшьтәшләренә хатлар яздылар. Чара ахырында барысына да сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.