Авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә

2021 елның 16 ноябре, сишәмбе

16  нчы ноябрь көнне район хакимиятендә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева рәислегендә авыл җирлекләре башлыклары, бюджет учреждениеләре һәм оешмалары җитәкчеләре белән киңәшмә узды.

Авыл торак пунктларындагы оператив хәлләр турында полиция участок уполномоченныйлары бүлеге һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе начальнигы Альберт Юнысов сөйләде.

Газлаштыру турында Менделеевск район газ эксплуатацияләү хезмәте начальнигы Сергей Семенов сөйләде. 2022-2023 елларда газга тоташтыру буенча исемлектә 243 адрес бар.

Аннан соң 2021 нче елның 16 нчы ноябренә  авыл җирлекләре киселешендә су һәм каты көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен хисаплау һәм түләү турында  төзелеш һәм ТКХ бүлеге башлыгы Павел Лизунов сөйләде.

 район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айдар Сәфәргалин районда вакцинация барышы турында сөйләде. Кичәге көн эчендә 170 кеше вакцинацияләнде. Барлыгы 69,8% вакциналаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International