Яңа коронавирус йогышы (COVID-19) таралу куркынычы шартларында күп кенә йогышлы авырулар үзләренең сезонлы булуын үзгәрттеләр. Әйтик, агымдагы елда грипп очраклары август аенда ук теркәлгән, гәрчә гадәттә бу ноябрь-декабрь айларында булса да, ә җәй айларында циркуляцияләнүче Коксаки вируслары ноябрьдә үзләрен күрсәткән.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте искәрткәнчә, Коксаки вируслары белән бәйле авырулар күпчелек илләрдә, Россия Федерациясен дә кертеп, киң таралган энтеровирус инфекцияләре төркеменә керә.
Зарарлану ничек була?
Инфекциянең таралу чыганагы- авыру кеше. Зарарлану инфекцияле су, ризык кулланганда, шулай ук көнкүреш предметлары аша барлыкка килә.
Инфекция һава-тамчы юлы белән тапшырыла, чөнки вирус югары сулыш юлларыннан бүленеп чыга.. Иң актив вирусны авыру беренче көннәрендә тарата, әмма вирусларның бүленеп чыгуы 5 айга җитәргә мөмкин.
Инфекция ике айга кадәр суда, предметлар өслегендә, продуктларда, ә туңдырылган хәлдә – берничә елга кадәр яшәргә сәләтле була.
Кемнәр Коксаки вирусы йоктыру буенча риск төркемендә?
авыру очраклары теркәлгән урыннарда ял итүчеләр
балалар бакчаларына, мәктәпләргә һәм башка белем бирү учреждениеләренә йөрүче балалар.
җитәрлек формалаштырылмаган иммунитет аркасында яңа туган балалар
60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр,
Иммунодефицит халәте булган затлар (онкология авырулары, ВИЧ-инфекцияле).
Авыру ничек уза?
Коксаки вирусы төрле симптомнар китереп чыгарырга мөмкин. Авыру йоктыручыларның яртысы диярлек йогышны симптомсыз кичерә. Кайберәүләрдә кинәт бизгәк, баш һәм мускул авырту, тамак авырту, күңел болгану, корсакта авырту барлыкка килә .
Ике төркем Коксаки бар: А (24 серотип) һәм B (6 серотип) вируслары.
Коксаки А вируслары белән йогышлану, кагыйдә буларак, тиредә йоктыру, югары сулыш юллары, стоматит һәм герпангина (авыз куышлыгының лайлалы тышчасында һәм миндалиннарда куыклар барлыкка килү), конъюнктивит, склерит, диарей, менингит китереп чыгаррыга мөмкин.
Коксаки вируслары ешрак йөрәк, үпкә, бавыр, ашказаны асты бизенә зыян сала, еш кына корсакта, күкрәк читлегендә авырту синдромы барлыкка килә. Авыручыларның күбесе-15 яшькә кадәрге балалар.
"Кул-аяк-авыз" симптомнарының бөтен кешегә билгеле комбинациясе Коксаки А5, А9, А10, А16, В1, В3 вируслары белән китереп чыгарылырга мөмкин. Пациентларда авыз куышлыгында, тамакның арткы өлешендә, учларда һәм табаннарда, сирәгрәк – балтырларның, бот сөякләренең арткы өслегендә авыру куыклар табыла. Вируслы инфекцияләрдән аерылмый торган беренче симптомнар - тән температурасының күтәрелүе мускулларда авыртулар һәм сызлаулар, баш авырту,.
Катлаулану:
Кайбер очракларда авыруны госпитализацияләүне һәм җитди дәвалауны таләп итүче җитди өзлегүләр булырга мөмкин:
баш мие тышчаларының вируслы менингит-йогышы)
* энцефалит-баш миенең йогышы
* миокардит-йөрәк мускулларының инфекциясе.
Кызганычка каршы, мондый өзлегүләр нәтиҗәсендә авыру үлем белән тәмамланырга мөмкин.
Өзлегүләрнең (менингит, миокардит һәм перикардит) үсешенең сәбәбе Коксаки А вируслары да, Коксаки В вируслары да булырга мөмкин.
Коксаки йогышын кичергән йөкле кешеләрдә түбәндәгеләр килеп чыгарга мөмкин
яңа туган баланың йөрәк-кан тамырлары, сидек-җенес һәм ашкайнату системалары үсешенең тумыштан килгән кимчелекләре. Энтеровируслар яңа туган балаларның үзәк нерв системасының авыр үсүенә сәбәп булырга мөмкин, аның нәтиҗәсе үлем нәтиҗәсе булырга мөмкин.
Кайчан табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк?
Тән температурасының күтәрелүе аппетит булмау
косу
авыр сулыш
көзән җыеру
кирәгенәннән артык йокы килү
бала күкрәк яки корсак авыртуына зарлана
тирегә яки авызга куыклар чыгу
Тамакта көчле авырту
көчле баш авырту, бигрәк тә косу, аңның буталчыгы
күзләрнең кызаруы, ялкынсынуы.
Бер яки берничә санап үтелгән симптомнар булганда мөмкин кадәр тизрәк табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гадәти булмаган йокы килү, аңның буталчыгы, күкрәк яки корсактагы көчле авырулар, косу, т көчле баш авыртуы булганда, кичекмәстән ашыгыч ярдәм бригадасын чакыртырга кирәк.
Инфекцияне булдырмый калырга мөмкинме?
Коксаки вирусы белән килеп чыккан инфекцияне профилактикалау эшләнмәгән.
Шәхси һәм иҗтимагый гигиена кагыйдәләрен үтәү зарарлану куркынычын минимальләштерергә мөмкинлек бирәчәк:
даими кулларны сабын белән юу,
яшелчә һәм җиләк-җимешне куллану алдыннан җентекләп юу,
азык-төлек продуктларын санкцияләнгән урыннарда гына сатып алу
продуктлары термик эшкәртү
бары тик рөхсәт ителгән урыннарда гынак оену
шешәгә тутырылган су куллану.
Йогышлы авыруга шикләнгән очракта кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.