Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе 17 нче ноябрьдә эшмәкәрләр өчен "Ачык ишекләр көне" үткәрә

2021 елның 16 ноябре, сишәмбе

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе 2021 нче елның 17 нче ноябрьдә эшмәкәрләр өчен "Ачык ишекләр көне" үткәрә.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Алабуга, Әгерҗе, Менделеевск районнарындагы территориаль бүлеге (алга таба - идарә) үз эшчәнлекләре турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2021 елның 17 ноябрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр 

Эшмәкәрләр өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне уздыра

Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы (Covid-19) таралуын кисәтү максатларында эшмәкәрләрне бердәм "Ачык ишекләр" көнендә кабул итү 8(85557)7-53-33 телефон номеры буенча башкарылачак

Бердәм "Ачык ишекләр" көненең максаты-идарә компетенциясе кысаларында эшмәкәрләргә түләүсез консультацион ярдәм күрсәтү.

Хөрмәтле эшмәкәрләр һәм бизнес вәкилләре!

Мәҗбүри таләпләрне белү-хокук бозуларны булдырмас өчен иң яхшы ысул!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International