Менделеевск районы «Өмет Яры" ның халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен Татарстан Республикасында Туган тел һәм Халык бердәмлеге елына багышланган "Халык горурлыгы – аның теле!». исемле Чара Zoom интернет-платформасын кулланып дистанцион форматта үткәрелде.
Әлеге чараның максаты-Татарстанның мәдәни-тарихи мирасы белән танышу һәм туган тел белән кызыксынуны саклау.
Чара барышында, заманча интернет-технологияләр ярдәмендә, өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар бер-берсенә үзләренең яраткан шигырьләрен татар һәм рус телләрендә укыдылар. Шигъриятнең кешенең эмоциональ халәтенә ничек йогынты ясавы, хис-тойгыларны чагылдырырга ярдәм итүе, кешеләрне ачыграк һәм рухландыргыч итүе турында әңгәмә кордык.
Чара ахырында социаль эш буенча белгеч социаль эш буенча бүлек карамагындагылар өчен татар шагыйре Габдулла Тукайның «И туган тел» шигырен рус һәм татар телләрендә укыды.