Судта 2013 елның сентябреннән хөкем ителүченең балигъ булмаган ике баланы тоту өчен акча түләргә тиешлеге ачыкланган. Әмма ир алимент түләүдән баш тарта, балаларга матди ярдәм күрсәтми. Элегрәк ул шундый ук хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартылган иде һәм 40 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәзага тартылган иде.
Шуңа да карамастан, хөкем ителүче үзе өчен тиешле нәтиҗә ясамаган, алиментлар түләмәгән, алынган акчаларны шәхси ихтыяҗларына сарыф иткән.
Алиментлар буенча бурыч 68 мең сумнан артып киткән.
Ир үз гаебен тулысынча таныды.
Суд аңа ун айга сынау срогы белән шартлы рәвештә алты ай ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгеләде.
Хөкем карары законлы көченә кермәгән.