Онлайн режимында иртәнге киңәшмә

2021 елның 17 ноябре, чәршәмбе

Бүген район хакимиятендә район җитәкчесе Радмир Беляев рәислегендә онлайн режимында иртәнге планерка булды.

Район үзәк хастаханәсе: коронавирус инфекциясенә һәм гриппка каршы вакцинация дәвам итә. Кичәге көндә 216 кеше прививка ясаткан.

Киңәшмәдә Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек, учреждениеләр, предприятиеләр һәм авыл җирлекләре арасында биналарны бизәү буенча конкурс үткәрү мәсьәләләре каралды.

Шулай ук "Безнең ишегалды" программасы тормышка ашырыла торган ишегалды территорияләрендә КАФлары урнаштыру, Менделеевскидагы торак төзелеше, кар чистарту, капиталь ремонт үткәрү, Турайда яктырту булмау мәсьәләсе дә күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International