Бүген Менделеевск районы җитәкчесе Радмир Беляев Ушковлар урамы,5 нче йорт адресы буенча яшәүчеләр белән йортта капиталь ремонт үткәрү мәсьәләсе буенча очрашты.
Халык белән очрашуда, шулай ук, Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Ленар Зарипов, инвестицион һәм инфраструктура үсеше идарәсе башлыгы Артур Захарян, идарәче компания, подрядчы оешма җитәкчеләре, ТОС рәисе катнашты.
Халыкны йорт түбәсен капиталь ремонтлау мәсьәләсе борчый. Бүгенге көндә түбәне ремонтлау эшләре тәмамланып килә. Шулай ук подъездларда идарәче компания осталары тарафыннан агымдагы ремонт эшләре дәвам итә: түбәләрне, диварларны, перилны һәм башка эшләр.
Очрашу кысаларында делегация шулай ук якын-тирә территориядә узды. Халык соравы буенча, Юл хәрәкәте иминлеге өчен, йорт янында узучы юлда ясалма тигезсезлек урнаштыру мәсьәләсен карарга карар кабул ителде.
Радмир Беляев шулай ук: сарайлар, гаражлар булган корылмаларны булган урында балалар мәйданчыгы ясарга тәкъдим итте: "Сезнең монда барлык корылмаларны җыеп алсагыз, менә дигән балалар мәйданчыгы булыр иде. Халык белән фикер алышыгыз, карар кабул итегез"
Җитәкче йортларның фасадларына, гаражларына салынган граффитига аерым игътибар бирде һәм идарәче компаниягә кичекмәстән барысын да буярга кушты. Ә йортта яшәүчеләрне әлеге мәсьәләгә игътибарлырак һәм сакчылрак карарга һәм вандаллыкка юл куймаска чакырды.