13-14 ноябрьдә «Биектау» универсаль спорт комплексында, Биектау бистәсендә, «Сәламәтлек-2021» Спартакиадасы кысаларында, хезмәт күрсәтү һәм сәнәгать өлкәсе тармаклары командалары арасында өстәл теннисы һәм стритбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының III этабының финал ярышлары узды.
Спорт комплексы мәйданчыкларында ике спорт төрендә төрле сәнәгать предприятиеләре һәм тармакларыннан унике команда очрашты.
Стритбол буенча ярышларда Росхимпрофсоюзның Татарстан республика оешмасын «Аммоний» АҖ хезмәткәрләре тәкъдим итте һәм чемпион булды. Шунысы кызык: ярышларны уздыру формуласы нигезендә, стритбол командасы биш уен уйнады. Алардан өч уен отты-җиңү өчен кирәк булган кадәр.
Бу данлыклы көнне барлык химик спортчылар да медальләр, дипломнар, кыйммәтле бүләкләр алдылар. Командалар кубоклар белән бүләкләнде.
«Аммоний»АҖ спортчыларын беренче урын белән котлыйбыз! Сәламәтлек һәм спорт җиңүләре телибез!